Әгерҗедә “Сәламәтлек көне“ узды

05.01.2018 14:17 | Спорт дөньясында Печать

Бишенче ел рәттән 5 январь көнне Әгерҗедә “Сәламәтлек көне“ уза. Әлеге чараны оештыручыларның нәкъ менә шушы көнне сайлаулары юкка түгел. Бу – гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, күп еллар Иж-Бубыйда “Искра“ колхозын җитәкләгән, соңыннан биредә авыл башлыгы булып эшләгән хөрмәтле Расим Закиров истәлегенә оештырыла торган спорт чарасы. Ә 5 январь – Расим Гафиевичның туган көне.

Биш ел элек 30 август көнне 62 яшендә кинәт вафат булды Расим абый. Әтиләрен югалтканнан соң уллары Рафил, Марсель, Инсаф аның туган көнендә районда шашка һәм волейбол буенча ярышлар уздыруны матур традициягә керттеләр.  Егетләрнең нәкъ менә әлеге спорт төрләрен сайлаулары да юкка түгел. Расим абый үзе дә гомер-гомергә шашка һәм волейбол уйнарга яраткан. Улларында, авылдашларында да әлеге спорт төрләренә мәхәббәт тәрбияләгән.

Хәзер инде бу ярышларга әгерҗелеләр генә түгел, күрше Удмуртиядән дә спорт сөючеләр килә. Бүген дә 30дан артык шашка уйнарга яратучылар җыелды. Сигез команда волейболда сыналды.

“Олимп“ спорт комплексында узган “Сәламәтлек көне“нә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сәламләде һәм аларга матур җиңүләр теләде.

–       Күп кенә райондашлар хәтерлидер әле: элек авыллар арасында кышкы спартакида уза иде. Иж-Бубый авылы анда һәрвакыт призлы урыннар яулады. Бу әтиебезнең дә тырышлыгы нәтиҗәсе булгандыр. Ярышларга иң көчле спортчыларны сайлап алып баруы, аларның һәрберсе өчен җан атуы – әле дә күз алдында, – диде олы улы Рафил һәм ярышка килгән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде

Расим абыйның уллары, оныклары да спорт яраталар. Инсаф күп еллар Иж-Бубый, Әгерҗе командасы составында волейбол уйный. Оныклары Камил һәм Самал шашка уйнарга яраталар икән. Марат исә сыйныфташларыннан команда туплап волейбол уйнарга килгән.

Шашка уйнаучылар арасында райондашлар гына түгел, Кече Пургадан килгән көчле спортчылар да бар иде. Мавыктыргыч уенда, әлбәттә, җиңү дә иң осталар кулында булды. Максим Волков, Руслана Абдрахманова, Сергей Золоторев, Марина Мусихина, Кирилл Возняков, Кира Канышева призлы урыннар алдылар. Аларга бертуган Закировлар һәм аларның туганнары әзерләгән истәлек бүләкләре, медаль һәм грамоталар тапшырылды.

Ә волейбол мәйданында уен кичкә кадәр дәвам итте. Кичкетаң, Ямурза, Тирсәнең укучылар һәм яшьләр, Сарсак-Омга, Ижау, Әгерҗе, Кырынды командалары җиңү өчен җан аттылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотолары. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике