Әгерҗенең яшь хоккейчылары ярымфиналга чыкты

11.01.2018 13:45 | Спорт дөньясында Печать

Әгерҗенең “Спутник“ хоккей командасында шөгыльләнүче 8-9 яшьлек малайлар беренче тапкыр Кукмарада узган республика ярышында катнаштылар.

Алты команда көч сынашкан бәйгедә безнекеләр кукмаралыларны 18:0, алабугалыларны 11:2,  мамадышлыларны 16:2 исәбе белән тар-мар иттеләр.

Аннан ике командага җиңелеп өченче урын алдылар. “Спутник“ командасы тиздән Арчада ярымфинал уеннарында сыналачак.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике