РӘХМӘТ, ӘНИ, СИҢА

09.01.2018 16:34 | Котлыйбыз! Принтерга

РӘХМӘТ, ӘНИ, СИҢА

Көчек авылында яшәүче иң кадерле кешебез Диләфрүс Зиннәт кызы Шәрәфетдинованы чын күңелдән 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

35 ел медицина өлкәсендә хезмәт куйган, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы булган, бик күп яшьләрне үз эшенең серләренә өйрәткән, тәүлекнең теләчә кайсы вакытынлда авылдашларга ярдәмгә ашыккан әниебезнең сабырлыгына, түземлегенә, тырышлыгына гомер буе сокланып яшәдек, аның үрнәгендә үзебез дә хезмәт яратып үстек.

Әти-әни безгә һәрчак үрнәк булдылар. Аларның 50 ел бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәүләре генә дә ни тора! Безне сагынып көтеп алып, көн саен телефоннан шалтыратып хәлләребезне белешеп торганнары, күчтәнәчләр төяп озатып калганнары, киңәшләре, ярдәмнәре өчен без аларга бик-бик рәхмәтле. Әниебез әзерләгән сый тулы табын артында гөрләшә-гөрләшә чәй эчүләр дә – үзе бер олы бәхет ул.

Рәхмәт, әни, безне кешелекле, мәрхәмәтле итеп үстергәнең, оныкларыңны тәрбияләргә булышканың өчен. Әле ярый, сөенеп кайтырга туган йортыбыз, әти-әниебез бар дип куанып яшибез.

Бәйрәмең көнендә сиңа сәламәтлек, бәхетле көннәр, әткәй белән тигез гомер көзе, шатлык-сөенечләр телибез. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Котлар өчен юбилеең белән

Ашыгабыз, әнкәй, яныңа.

Салкын кышның шушы иртәсендә

Ап-ак карлар яусын юлыңа.

Яшә әле назлы бер гөл булып,

Бәхетебез булып күп еллар.

Кадерлебез, алтыныбыз, диеп,

Тибә торган ничә йөрәк бар!

Иң матур теләкләр белән әтиебез Радис, кызларың Миләүшә, Чулпан, кияүләрең Әнәс, Илнар, оныкларың Рәсим, Камилә, Ләйсән, Мәликә, Әмирә.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту